Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ильяс хәзрәт Җиһаншин: Габдулла Тукай бервакытта да муллаларны тәнкыйтьләмәгән
«Габдулла Тукай дин һәм милләтнең бергә булуын теләгән», — ди Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Габдулла Тукай бервакытта да муллаларны, динне тәнкыйтьләмәгән, дип саный Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин.
«Кайчакта „Тукай муллаларны, динне тәнкыйтьләгән“, — диләр. Юк. Ул беркайчан да дингә, муллаларга каршы сүз әйтмәгән. Киресенчә, аның муллаларны яклавы күренә. Ул дин һәм милләтнең икесенең дә бергә булуын теләгән», — диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ильяс Җиһаншин сүзләренчә, элеккеге хәзрәтләр вәгазьләрендә Габдулла Тукай әсәрләрен кулланган.
«Тукайны һәр татар яратырга тиеш. Чөнки „Мин кулыма китап алам“ дигән сүз — Аллаһының Коръәнен алам дигән сүз. Борынгы хәзрәтләребез Габдулла Тукай әсәрләреннән хәтта вәгазьләр сөйләгән. Бүгенге шәкертләребез дә шулай итәргә тиеш», — дип белдерде мәдрәсә җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз