news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Чистай көрәшчесе лаек булды

Премия Муса Җәлил турниры финалында иң матур алым ясаган көрәшчегә бирелә.

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Чистай көрәшчесе лаек булды
Энҗе Габдуллина

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Чистай өчен көрәшүче Алексеевск егете Илнар Закиров лаек булды. Көрәшчегә махсус статуэтка һәм 30 мең күләмендә премия бирделәр. 

  • 17-18 февральдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры узды. Турнирны «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куя. Быел ярышта 42 командадан 350 көрәшче катнашты.

Ильяс Галимов исемендәге премия Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры финалында иң матур алым ясаган көрәшчегә бирелә. Ул 2019 елда вафат булган танылган көрәшче Ильяс Галимовның исемен мәңгеләштерү өчен оештырылган.

Илнар Закиров турнирда 65 кг үлчәү авырлыгында җиңүче булды. Финалда ул Әлкидән Илназ Хәмидуллинны отты. Бу аның Муса Җәлил турнирында өченче тапкыр җиңүе.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot