news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Чаллы көрәшчесе лаек булды

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Чаллы көрәшчесе лаек булды
Фото: "Татар-информ", Энҗе Габдуллина

«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирында Ильяс Галимов исемендәге махсус премия дә тапшырылды. Әлеге бүләк турнирның финал алышларында иң матур алым күрсәткән көрәшчегә бирелә. Быел 30 мең күләмендәге премиягә 130 кг нан югары авырлык үлчәвендә җиңүче булган Чаллы көрәшчесе Ранис Гыйләҗетдинов лаек булды.

«Муса Җәлил исемендәге турнирда өченче җиңүем. Бик нык әзерләндем, Аллаһка шөкер, җиңдем», – диде Ранис финалда Лаештан Муса Галләмовны откач.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • Әлеге премия 2020 елда вафат булган танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә бирелә. 2021 елда бүләкне Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов, 2022 елда Әлмәттән Рамил Синякаев, 2023тә Чистайдан Илнар Закиров тапшырган иделәр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100