Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Әлмәт көрәшчесе лаек булды
Премиягә Муса Җәлил турниры финалында иң матур алым ясаган Рамил Синякаев ия булды.
(Казан, 19 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры финалында иң матур алым ясаган Әлмәт көрәшчесе Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә лаек булды.
«Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган ярышта Әлмәттән Рамил Синякаев Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә ия булды. Әлеге премия финал алышларында иң матур алым ясаган көрәшчегә бирелә.
Рамил Синякаев 80 кг үлчәү авырлыгында батыр калды. Ул финалда Чаллыдан Ренат Шәйхетдиновтан өстен чыкты. «Премия турында белми идем, бары үз эшемне генә эшләдем», — диде ул.
Ике ел элек вафат булган Ильяс Галимов үзе дә Әлмәт районы өчен көрәшә иде. Рамил Синякаев аның башкалар өчен үрнәк кеше булуын әйтте. «Ильяс абый һәрвакыт чиста алымнар белән көрәште. Ул һәммәбезгә дә үрнәк булырдай кеше иде. Мин дә бүген тырыштым, барып чыкты бугай», — дип сөйләде ул.
Танылган көрәшче Ильяс Галимов исемендәге премия Муса Җәлил турнирында икенче тапкыр бирелә. Узган ел аңа Кукмарадан Илсур Гыймадетдинов лаек булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз