news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Кукмара көрәшчесе лаек булды

30 мең сумлык премия финал алышларында иң матур алым ясаучыга бирелә.

Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә Кукмара көрәшчесе лаек булды
Энҗе Габдуллина

(Минзәлә, 13 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Муса Җәлил истәлегенә багышлап «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган көрәш турнирында Кукмара көрәшчесе Илсур Гимадутдинов Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә ия булды. Аңа 30 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырдылар.

Илсур Гимадутдинов 60 кг үлчәү авырлыгында чемпион да калды. Ул финалда Раббани Нургалиевтан өстен чыкты. «Премиягә ия булырмын дип башыма да килмәде. Горурланам, бик зур рәхмәт», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Танылган көрәшче Ильяс Галимов исемендәге премияне булдыру — 58 тапкыр уздырыла торган турнирның быелгы яңалыгы. Әлеге премия финал алышларында иң матур алым ясаучыга бирелә.

Ачылыш тантанасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова бу премияне ел саен уздырылачак дип белдергән иде. «Ильяс Галимов истәлегенә премия булдыруны федерациядә хупладылар. Марат Готыф улы аны ел саен премия итте», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100