news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс Гафаров һәм Рәдиф Кашапов «Туңган як» фильмын тәкъдим итә (видео)

Фильм JADIDFEST фестивалендә күрсәтеләчәк.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). 25 декабрь Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан уздырылучы JADIDFEST фестивалендә ИттифакЪ (İttifaQ) татар рэп төркемен оештыручыларның берсе, продюсер Ильяс Гафаров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, автор-башкаручы Рәдиф Кашаповның Европадагы гади татар эмигрантлары турында төшергән “Туңган як” фильмы тәкъдим ителәчәк. Чара “Смена” яңа мәдәният үзәгендә булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Оештыручылар әйтүенчә, узган ел Ильяс Гафаров һәм Рәдиф Кашапов Европага барып, гади татар эмигрантлары, яшьләре һәм өлкәннәре белән аралашкан. Һәрберсенең үз күчеп китү тарихы һәм туган иле белән катлаулы мөнәсәбәтләре. Һәркем кем икәнлеген үзенчә аңлата. “Туңган як” фильмы “Кешене нәрсә татар итә?”, - дигән сорау куя.

"Туңган як" фильмын төшерү төркеме Нидерландлар, Бельгия, Франция, Швейцария, Люксембургта булды, ди продюсер Ильяс Гафаров. Фильмда унга якын геройның шәхси тарихы сөйләнәчәк. “Европада яшәүче, анда күченеп киткән татарлар арасында безнең танышлар, дуслар күп иде. Төшергәндә моңарчы белмәгән кешеләрнең язмышлары белән очрашырга туры килде. Фильмны төшерү 3 атнага якын вакыт алды. Эш барышында без теманың шактый актуаль икәнлеген аңладык. Эш безнең үзебезгә дә кызык булды. Тамашачының күңеленә дә хуш килер дип өмет итәбез”, - ди  Ильяс Гафаров.

Бу фильм гомуми проектның беренче өлеше генә. "Максат башка илләрдәге кешеләргә дә чыгу. Һәрхәлдә, материалларыбыз бар", - ди продюсер.  


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100