Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ильяс Гафаров һәм аның “командасы” яшь җырчы Зәринә Вилданованың туган көнен уздыра
Яшь җырчы Зәринә Вилданова бүген беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә рәсми рәвештә үзенең “Чикләвек” төркемен тәкъдим итәчәк.
(Казан, 31 май, «Татар-информ», “Татар-информ”). Яшь җырчы Зәринә Вилданова бүген беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә рәсми рәвештә үзенең “Чикләвек” төркемен тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Зәринә Вилданова үзе әйтте.
Концерт Зәринәнең туган көне уңаеннан оештырыла. “25 яшьне көтеп тормадык инде - түгәрәк дата булмаса да, Yummy Music лидеры Ильяс Гафаров концертны туган көнемә бәйләп уздырырга тәкъдим итте. Бу концертта мин һәм “Чикләвек” төркеме генә түгел, күпсанлы дусларым да катнашачак”, - диде ул. Җырчы кызга быел 24 яшь тула.
Концертның яңалыгы буларак, Зәринә тамашачыга үзенең “Китмә!” дип аталган яңа җырын башкарачак.
Исегезгә төшерәбез, киң җәмәгатьчелеккә Зәринә Вилданова “Үзгәреш җиле” проекты аша танылды. Бүгенге концертында ул проектта башкарылган җырлар кабатланмаячак һәм әлеге образ кулланылмаячак. “Ул образдан чәчем генә калды”, - ди Зәринә Вилданова.
Зәринә һәм аның дусларының концерты “Татар утарында” булачак. Башлана – 19.00 сәг.
Керү ирекле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз