Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ильяс Фәрхуллин: «Әдәби фест»та әдәбиятка кагылышлы яңалыклар күрергә мөмкин булачак
9-11 октябрьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге татар әдәбиятына багышланган «Әдәби фест» фестивален оештыра. «Әдәби фест» фестивале беренче тапкыр узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Ильяс Фәрхуллин белдерде, дип яза «Интертат».
«Әдәби фест» — 3 көнлек фестиваль оештыру нияте белән булдырылган чара. Ул беренче тапкыр үтә, дәвамлы булсын иде, дип әйтәсе килә. Бәлки, киләчәктә 2-3 елга бер үтә торган фестиваль форматында калыр. Тәүге тапкыр үтүенә карамастан, анда әдәбиятка кагылышлы яңалыклар да күрергә мөмкин булачак. Гомуми нәрсә булачагына килгәндә, әдәби маркет, лекторий зонасы – уку-укыту, мәгърифәтчелек эшчәнелеге алып барылачак, балалар мәйданчыгы булуы көтелә. Чарага балалар белән килгән очракта, сабыегызны шул мәйданчыкта калдырып, курыкмыйча ял итә алачаксыз», – диде ул.
Ильяс Фәрхуллин сүзләренчә, бу фестивальдә ике язучыга – Хәсән Туфан һәм Фатих Әмирханга багышланган 2 документаль фильм күрсәтеләчәк. Шулай ук, 2 көн дәвамында иммерсив спектакль да тәкъдим ителәчәк. Аның нигезендә Габдулла Тукай шигъриятенә кагылышлы 7 кыска өзек күрсәтеләчәк.
«Безнең маркет зонасында китап алышу зонасы булачак. һәркем үз китабын алып килә ала һәм анда булган үзенә кызыклы китапны алып китә ала. Әдәби-музыкаль чараларга килгәндә, беренче көнне – «Багышлау» дигән концерт, ә якшәмбе көнне кичен әлеге фестивальнең гала-концерты узачак, чараның исеме – «Кабатланачак моңлы кичә», аның Мөдәррис Әгъләмнең шигыренә нигезләнгәнен аңлагансыздыр. Фестиваль фәлән-фәлән яшьтәге кешеләр өчен уздырыла дия алмыйм, кем тели – барыгыз да килегез», – диде «Әдәби фест» фестиваленең авторы һәм сәнгать җитәкчесе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз