news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илья Начвин Татарстанның IT-белгечләрен Программистлар көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин белгечләрне Программистлар көне белән котлады.

«Бүген – елның 256нчы көне. Программистлар өчен бу үзенчәлекле көн», – дип билгеләп үтте министр.

Аның сүзләренчә, Татарстан бүген илнең цифрлы лидерларының берсе булып санала. Республика сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына, икътисадка, мәгарифкә һәм социаль өлкәгә югары технологияле чараларны актив кертә. Автоматлаштыру ярдәмендә предприятиеләр яхшырак һәм нәтиҗәлерәк эшли, халыкка дәүләт һәм социаль хезмәтләр тизрәк күрсәтелә. Татарстан илдә беренче булып педагогларның, табибларның, дәүләт хезмәткәрләренең һәм бизнесның эшен башкара ала торган ясалма фәһемне үстерү өчен үзенчәлекле программа башлап җибәрде. Бу процесс артында республиканың 46 меңнән артык белгеченең һәм 3,6 мең IT-компаниясенең хезмәте тора. 2026 ел нәтиҗәләре буенча, төбәкнең IT-тармагының кереме 8 процентка диярлек артачак, дип көтелә.

Министр ассызыклаганча, белгечләргә мөһим бурыч – технологик суверенитетны һәм цифрлы мохитнең иминлеген тәэмин итү бурычы йөкләнгән.

«Сезнең хезмәтегез ярдәмендә республиканың дәүләт хезмәткәрләре ышанычлы Россия платформаларына күчте. Бу дәүләт хезмәтләренең һәм инфраструктураның өзлексез эшләвенә гарантия бирә», – диде Начвин.

Белгечләр миллионлаган кешенең мәгълүматларын яклый һәм бөтен республиканың өзлексез эшләвен тәэмин итә, дип өстәде ул. Министр аларга көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

«Эшегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен, ә өйләрегездә һәрвакыт якыннарыгыз көтсен. Бәйрәм белән!», – диде ведомство башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot