news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илья Начвин Татарстан элемтәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Илья Начвин Татарстан элемтәчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Илья Начвин
Фото: ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин элемтә тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре – Радио һәм элемтә көне белән котлады.

«Татарстан өчен элемтә - тармак кына да, технологияләр, линияләр, эфир, станцияләр һәм цифрлы платформалар гына да түгел. Бу - төрле елларда республикага бер-берсен ишетергә, сөйләргә, аңларга ярдәм иткән кешеләрнең зур тарихы. Бездә элемтә революциягә кадәр үк үсеш кичергән: почта, телеграф, телефон – беренче линияләр һәм хезмәтләр барлыкка килгән. Гражданнар сугышы элемтә тармагын астын өскә китерде. 1922 елда Казанда 880 телефон абоненты гына калган, ә 1913 елда 1906 элемтә ноктасы исәпләнгән. Ләкин бу тармакны торгызу өстенлекле юнәлешкә әверелде, һәм вакытлар узу белән республика киңрәк челтәрләргә, яңа технологияләргә һәм заманча коммуникация чараларына күчте», – дип искәртте министр.

«Бөек Ватан сугышы елларында элемтәчеләр мөһим хәбәрләр кабул итте һәм тапшырды, фронт белән элемтәне тәэмин итте, тәүлек буе аппаратлар янында кизү торды, ут яңгыры астында линияләрне торгызды. Хатын-кызлар һәм үсмерләр шәһәр, республика һәм илдә элемтә өзелмәсен өчен коммутаторлар каршына басты», - дип билгеләп үтте министр.

«Бу дәвамчанлык бүген дә саклана. Махсус хәрби операция зонасында элемтәчеләр катлаулы һәм куркыныч шартларда мөһим эш башкара. Аларның хезмәте батырлык, чыдамлык, югары профессиональ әзерлек һәм көч таләп итә. Мин үз бурычын намус белән үтәүче, постта калучы һәм уртак эш өчен мөмкин булганның барысын да эшләүче һәркемгә тирән хөрмәт белән карыйм. Якыннарына ярдәм итүче, аларны зарыгып көтүче һәм алар белән бу җаваплылыкны бүлешүче элемтәчеләрнең гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, Начвин сүзләренчә, көндәлек тормышта элемтәнең әһәмияте гаять зур. Технологияләр көн саен диярлек үзгәрә: мәгълүмат күләме арта, яңа цифрлы сервислар барлыкка килә, тизлеккә, ышанычлылыкка һәм иминлеккә карата таләпләр арта.

Татарстанда бүген 9,1 миллионнан артык кәрәзле элемтә абоненты, 1,33 миллионнан артык чыбыклы интернет абоненты исәпләнә, 4,810 миллионнан артык кеше мобиль интернеттан файдалана.

«Кадерле коллегалар! Сезгә югары һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим. Сезнең иҗади энергиягез һәм осталыгыгыз яңа масштаблы проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итсен, ә хезмәтегезнең нәтиҗәләре республиканың куәтен ныгытсын һәм Татарстанның һәр кешесенә файда китерсен», – дип сүзен төгәлләде Илья Начвин.

news_right_1
news_right_2
news_bot