Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Илья Ковальчук МХЛга кайта
^Илья Ковальчук МХЛга кайта
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Александр Абрамов). Узган ел Казанның «Ак Барс» командасы составында уйнаган Илья Ковальчук киләсе чәршәмбедә «Атланта Трешэрз»та чыгыш ясаячак. Әлеге командада уйнаганда ул 2004 елда МХЛның иң яхшы снайперы булган иде. Бу көнне Ковальчукның яңа-иске командасының көндәше «Монреаль Канадиенз» булачак.
«Мин Нью-Йоркта һәр көнне күнегүләр ясадым һәм уйнарга әзермен. Шулай ук мин үземнең агентларым эшеннән канәгать, алар – чын профессионаллар», дип белдерде Ковальчук «Советский спорт»ка биргән интервьюсында.
Ял һәм дүшәмбе көннәрендә Ковальчук Россиядә – Мәскәүдә һәм Тверьдә иде, ә дүшәмбе көнне хоккейчы АКШка кайта. Исегезгә төшерәбез, быелгы сезонда һөҗүмче «Химик» составында булып, хәтта Казанның «Ак Барс» командасына каршы да уйнап алырга өлгерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз