Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илья Авербух: Казанда фигуралы шуу дәрәҗәсе бик югары
Россия фигуристы, РФ атказанган спорт мастеры Илья Авербух Татарстан башкаласында өченче Winter Fest ачылышында җирле фигуралы шуу мәктәбенә һәм анда тәрбияләнүчеләргә – яңа гына шөгыльләнә башлаучыларга да, дөнья дәрәҗәсендәге йолдызларга да югары бәя бирде.
Авербух үз хис-кичерешләре белән «Черек күл» паркында балалар һәм һәвәскәрләр өчен ачык мастер-класстан соң уртаклашты. «Бүген бик яхшы ачык мастер-класс булды. Шундый яхшы традиция булуы бик күңелле», - ди ул.
Фигурист төбәктәге системалы эшкә югары бәя бирде. «Әлбәттә, Казанда фигуралы шуу дәрәҗәсе бик югары, мәктәпләр яхшы», - дип белдерде чемпион.
Илья Авербух Татарстан спортчысы Дина Хөснетдинованың перспективаларына аерым бәя бирде. «Аның дүртле сикерешләре искиткеч. Ул бик сәләтле, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз