news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илья Авербух Камилә Вәлиеваның «Ледниковый период»та катнашу планнары турында сөйләде

Илья Авербух Камилә Вәлиеваның «Ледниковый период»та катнашу планнары турында сөйләде
Фото: Владимир Васильев, «Татар-информ»

Танылган продюсер һәм фигуралы шуу буенча хореограф Илья Авербух Камилә Вәлиеваның Беренче каналдагы «Ледниковый период» шоуында катнашу планнары турында сөйләде. Авербух әйтүенчә, Вәлиева шоуда катнашырга вәгъдә иткән, әмма быел түгел.

«Һичшиксез киләчәкмен, бу проектны бик яратам, әмма быел түгел, диде», - дип тапшырган Авербух Вәлиеваның сүзләрен. Бу хакта РИА Новости яза.

14 гыйнварда «Ледниковый период»ның яңа сезоны башланып китте. Анда Александра Трусова, Алена Косторная һәм Анна Щербакова кебек танылган спортчылар катнаша.

Шулай ук Алинә Заһитова да була. Ул Алексей Ягудин белән бергә шоуны алып барачак. Евгения Медведева судьялар коллегиясе составында булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot