Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илхом Абдуллаев: Татарлар бүгенге Үзбәкстан үсешенә зур өлеш кертте
Татарлар бүгенге Үзбәкстан торгызылуына зур өлеш керткән. Үзбәкстанның Олы Мәҗлесе Закон чыгару палатасы парламентара төркеме җитәкчесе Илхом Абдуллаев Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда шул хакта әйтте.
"Татарлар - безнең кардәшләр, Үзбәкстан гражданнарын без милләтләргә бүлмибез дә. Без һәрвакыт татарларның мәдәнияте, милли үзенчәлекләре үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Татар халкы мәдәнияте яшәсен һәм үсеш алсын, дип телибез", - диде Илхом Абдуллаев.
Ул Казанда Үзбәкстан һәм Россия парламентара дуслыгының уртак утырышын уздыру тәкъдиме Россия ягыннан килеп ирешкәнен билгеләп узды.
"Без бу тәкъдимгә бик сөендек. Татарстанны гел күзәтеп торабыз, уңышларыгызга сокланабыз. Сез халыкның мәшгульлеген тәэмин итә, производствода, авыл хуҗалыгында уңышларга ирешеп килә торган инновацион төбәкләрнең берсе", - диде Үзбәкстан парламенты вәкиле.
"Татарстан һәм Үзбәкстан халкын бер дин, мәдәният бәйли, телләр дә яңгырашы ягыннан охшаш. Тарихта уртаклыклар күп. Татарстанда Үзбәкстан гражданнары да күп. Күбесе белән сөйләштем. Алар әйтүенчә, әгәр законны бозмасаң, үз вазифаларыңны үтәсәң, сезнең төбәктә барысы да әйбәт җайга салынган", - дип искәртте Илхом Абдуллаев.
Ул Үзбәкстанның Татарстанның теләсә кайсы проектына теләктәшлек күрсәтәчәген әйтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны кыскача республиканың үсеш юнәлешләре белән таныштырды. "Безнең өчен шушы шартларда безгә килүегез бик куанычлы. Үзбәкстан халкы белән телебез дә охшаш, динебез дә бер. Аралашу безгә файдага гына булачак", - дип белдерде.
Татарстанда үзбәк милләтеннән 8,8 мең кеше яши, ә Үзбәкстанда 300 меңләп татар гомер кичерә. "Милләтара татулык саклау - Татарстанның төп кыйммәтләренең берсе. Без төрле милләт вәкилләре белән уртак тел табабыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз