news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ильвира Хамматова: Башкалар җыр чыгара дип кенә, алар артыннан кабатлыйсым килми

«Яшьли сөйгән ярым» җыры белән популярлык казанган Ильвира Хамматованың сәхнәдә күптән күренгәне юк. «Интертат» хәбәрчесенә иҗаты, шәхси тормышы һәм хыяллары турында сөйләгән.

Ильвира Хамматова: Башкалар җыр чыгара дип кенә, алар артыннан кабатлыйсым килми
Фото: © Ильвира Хамматованың шәхси архивыннан

«Музыкаль мәйданнарга күптән җырлар чыгарганым юк, дисәм, дөресрәк булыр. Тамашачыны алдалап булмый. Соңгы тапкыр кайсы җыр чыкканын да хәтерләмим, «Алтыным» бугай. Нәрсә белән бәйле дигәндә, хәзер бары тик җырлау өчен генә җыр яздырасым килми. Йә ул күңел халәтенә, тормыштагы ниндидер координаль үзгәрешләргә туры китереп иҗат ителә, йә акчаң бик күп булып, аны кая куярга белмәүдән җыр яздыра, клип төшерә, концерт куя башлыйсың. Мин бу этапларны үттем, бугай. Алга таба күңел кушкан өчен генә, елга бер җыр чыгарып, тамашачыга матур итеп тәкъдим итеп, рәхәтлек өчен иҗат итәсем килә. Башкалар җыр чыгара дип кенә, алар артыннан кабатлыйсым килми.

Мин үземне төрле яклап сынап карыйм. Бүгенге көндә концертлар оештыру, аңа сценарийлар язу, клиплар төшерүче, яңа талантларны ачучы, маркетплейс ноктасы тотучы, башкаларны да анда эшләргә өйрәтүче кешемен. Әле мин хореография мәктәбенең продюсеры да. Болар барысы да иҗатка барып тоташа», – ди ул.

Ильвира Хамматова белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot