«Психология күзлегеннән ир-ат хатын-кызны тулысынча тәэмин итәргә тиеш дигән катгый кагыйдә юк. Бу парның үзара килешүенә бәйле. Традицион (патриархаль) модельдә бу – норма, ә партнерлык (эгалитар) моделендә финанслар тигез бүленә. Бу парларның эчке кыйммәтләреннән чыгып билгеләнә.
Мөнәсәбәтләр ул – алыш-биреш. Әгәр ир-ат матди якны япса, аның җавап итеп хөрмәт, тынычлык, эмоциональ ярдәм көтүе табигый. Шунысын билгеләргә кирәк, бу таләпләр тоталь контрольгә һәм чикләүләргә әйләнергә тиеш түгел.
Хатын-кызны тәэмин итү – ир-атның үзбәясен бик нык күтәрә, аңа үзен җитәкче, саклаучы итеп тоярга ярдәм итә. Авырлыкка килгәндә, икътисади кризис вакытында бу зур стресска әйләнә. Ир «мин егылсам, бөтен гаилә һәлак була» дигән курку белән яши.
Психологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, иренең акчасы гына булу хатын-кызны бәхетле итми. Иреннән мәхәббәт, хөрмәт тоеп яшәгән, шул ук вакытта үз урыннарын да тапкан хатын-кызлар күпкә бәхетлерәк һәм тынычрак була. Матди байлык тиз туйдыра, ә эмоциональ якынлыкны бернинди акча да алыштыра алмый», – ди ул.
Психолог Илүзә Әминова белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләште.