news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илүсә Хуҗина: Татар тамашачысы да классик опера белән тәрбияләнергә тиеш дип уйлыйм

Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина иҗаты турындагы фикерләре белән уртаклашкан.

Илүсә Хуҗина: Татар тамашачысы да классик опера белән тәрбияләнергә тиеш дип уйлыйм
Фото: «Татар-информ»

«Без классик вокал буенча белем алган башкаручылар. Классик опера – безнең база, без шуларны җырлап тәрбияләнгән. Бу базаны мин җырчы буларак гел кулланам – җырлыйм. Татар тамашачысы да алар белән тәрбияләнергә тиеш дип уйлыйм. Дөнья классикасын килгән җырчылар гына җырларга тиеш дип уйламыйм. Безнең татар операсы әсәрләре дә классик музыкага нигезләнеп язылган, барысы да шуннан үсеп чыккан. Мин мондый музыканы концертларда бик яратып башкарам.

Безнең, мәсәлән, Эльмир Низамов белән уртак альбомыбыз чыкты. Анда – бүгенге заман классик музыкасы.

Итальян җырчыларын авыз ачып тыңлыйм. Аларның башкару осталыклары гаҗәеп – техник яктан оста башкару гына түгел, ул аңа үз төсмерләрен өсти», – ди ул.

Илүсә Хуҗина белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot