Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Хөснетдиновның кызы Энҗе: Әти вафат булгач, йөрәгем тибүеннән туктагандай булды
Казанның Самосырово мөселман зиратында җырчы-шагыйрь Илсур Хөснетдинов белән хушлаштылар.
Җырчы-шагыйрь Илсур Хөснетдиновның кызы Энҗе әтисен көчле рухлы кеше буларак искә алды.
«Әти миңа терәк-таяныч булды. Әтинең вафат булуын ишеткәч йөрәгем тибүеннән туктагандай булды. Әти минем өчен дөньяда иң беренче кеше иде. Дөньяда иң моңсу күренешләрнең берсе – туганнарыңны, әти-әниеңне соңгы юлга озату. Аллаһы Тәгалә кемгә нинди тәкъдир биргәнен без белә алмыйбыз», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанның Самосырово мөселман зиратында.
Ул әтисенең көчле рухлы кеше булуын әйтте. «Авырганын сиздермәскә тырышты. Соңгы көнендә дә Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшәде. Миңа бик тә күңелсез», - диде Илсур Хөснетдиновның кызы Энҗе.
Илсур Хөснетдиновның хатыны Светлана тәүлегенә 24 сәгать аның янында булуын әйтте. «Без аның гомере өчен дүрт ел көрәштек. Илсур якты, ихлас, әйбәт кеше иде. Аңлаучан кеше булды. Безне яратып яшәде. Без бергә 27 ел яшәдек. Анжела исемле кызыбыз бар. Өлкән кызын – Энҗене бөтен кеше белә. Аларның хәтта туган көннәре дә бер көндә – 12 авгутта. Илсур шуңа сөенеп яшәде. Соңгы төнне йокламадым диярлек», - диде ул.
«Илсур Хөснетдинов легендар шәхес иде. Республикада ул оештырган Салмачы авылындагы Сабан туе иң матур бәйрәм була торган иде. Ул җырга, сәнгатькә, әдәбиятка җанын биргән кеше. Шуның өстенә ул яшь җырчыларга иганәче буларак китапларын чыгару, таныту өчен җанын бирде. Кесәсендә ун тиен булса, тугыз тиенен кешегә чыгарып бирергә әзер иде», - диде Тукай премиясе иясе, язучы Ринат Мөхәммәдиев.
Аның әйтүенчә, Илсур Хөснетдинов татар мәдәнияте, әдәбиятына зур өлеш керткән кеше. «Кирәге беткәч, бездә кешене бик тиз оныталар. Монда үз вакытында Илсур Хөснетдинов булышкан кешеләрне күрермен дип килгән идем, кызганыч, күбесе күренми. Мин аның шигырьләрен редакцияләдем, зур тираж белән аның бердәнбер китабын чыгарган идем. Югары әдәби белем алган кеше түгел, ул авыл хуҗалыгы, сәүдә өлкәсендә эшләгән кеше. Аралашып яшәдек», - диде ул.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, галим, шагыйрь Рифат Җамал Илсур Хөснетдиовны хөрмәт итүен әйтте. «Аның белән таныш түгел идем, ләкин ул чыннан да легендар шәхес. Ул бик күп кешеләргә ярдәм дә иткән шәхес. Күңелендә аның шигърият, әдәбият яткан. Төрле эшләр белән шөгыльләнүгә карамастан, ул шигырен дә, көен дә язды», - диде ул.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Тәүфыйк Сәгыйтов Илсур Хөснетдиовны шофер булып, авыл хуҗалыгында эшләгән вакыттан бирле белүен әйтте.
«Аннан соң ул депутат та булды. Һәрвакыт кешегә ярдәм кулын сузды, таләпчән булды. Ул шуның өчен туган иде кебек. Матур-матур җырлар авторы. Без кичә программаны бозып, «Татарстан» радиосында аның җырларыннан программа оештырдык. Шунда ук бик күп шалтыратулар булды», - диде ул.
Илсур Хөснетдиновны туган ягы – Арча районы Сикертән авылында җирлиләр.
«Татар-информ» Илсур Хөснетдиновның вафат булуын кичә хәбәр иткән иде.
- Илсур Гайнетдин улы Хөснетдинов 1946 елның 2 октябрендә Татарстанның Арча районы Сикертән авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне, аннары Үрнәк авыл хуҗалыгы училищесын (хәзер — агротехника лицее) тәмамлагач, Казахстанга чирәм җирләрне эшкәртергә җибәрелә. Аннан кайткач, берникадәр вакыт Арча район газетасында хәбәрче, әдәби хезмәткәр булып эшли, 1965-1968 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елдан И.Хөснетдинов Казанда: әүвәл ун ел чамасы шәһәрнең трамвай-троллейбус идарәсендә эшли, аннары 1988-1994 елларда «Казан» совхозында директор.
- 1995-2000 елларда ул — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2000-2002 елларда «Салмачы» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры хезмәтендә була.
- Илсур Хөснетдинов узган гасырның туксанынчы елларыннан иҗат активлыгын аеруча көчәйтеп җибәрә һәм тиз арада популяр җыр текстлары авторы булып кына түгел, үз шигырьләренә көйләр язучы үзешчән композитор һәм аларны үзе башкаручы җырчы булып та таныла.
- 1998 елда Илсур Хөснетдиновка «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз