Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрнең унынчы сыйныфка кабул итүдән баш тартырга хакы юк
Мәктәпләр укучыларны унынчы сыйныфка кабул итүдән баш тартырга хакы юк. Ата-аналардан мондый шикаятьләр килә, әмма аларның саны аз, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта.
«Россиядә яшәүче һәр гражданинның укуын унынчы сыйныфта дәвам итәргә хакы бар. Әмма хәтта база математикасы буенча да имтиханны ике тапкыр яңадан тапшырган, минималь бусаганы үти алмаган укучылар бар, без аларны сынауны кабат тапшыру өчен сентябрьгә калдырдык. Укырга теләмәгән балалар бар. Шуңа күрә аларга унынчы сыйныфта укуларын дәвам итү максатка ярашлы түгел дип саныйм. Ләкин әгәр алар унынчы сыйныфка барырга теләсә, кабул итүдән баш тартырга хакыбыз юк», - дип белдерде ул.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценты көллиятләргә һәм техникумнарга укырга керә. Алар урта гомуми белем һәм һөнәр алып чыга, дип өстәде ул.
«Бездә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә әзерлек иң югары дәрәҗәдә алып барыла», - дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры.
Ул шулай ук искәрткәнчә, быел Татарстан Төп дәүләт имтиханыннан бары тик ике фәнне – рус телен һәм математиканы тапшыру буенча экспериментта катнаша. «Мондый балалар бездә - 3,8 мең. Алар өчен 52 урта һөнәри белем бирү оешмасында 33 һөнәр һәм җиде белгечлек каралган», - дип белдерде Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз