news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин Бердәм Дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча алдынгы районнарны атады

Илсур Һадиуллин Бердәм Дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча алдынгы районнарны атады
Михаил Захаров

Татарстанда Бердәм Дәүләт имтиханы буенча иң югары баллар Югары Ослан районында теркәлгән. Монда 80 һәм аннан да югары баллы нәтиҗәләр 76 булган, бу 38,97 процентны тәшкил итә. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

Югары баллар саны буенча алдынгылар рәтендә Чаллы, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары, Минзәлә, Саба, Бөгелмә, Әгерҗе, Балтач, Әтнә, Баулы районнары да бар.

«1 июльдә 2023 елгы имтихан кампаниясенең төп чоры тәмамланды, әлегә без беренчел мәгълүматларны күрәбез», – диде министр.

Әлегә апелляция процедурасы да ахыргача төгәлләнмәгән, 22 июньнән 1 июльгә кадәр өстәмә көннәрдә узган имтиханнарның да нәтиҗәсе билгеле түгел, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot