news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Мортазинны театр җәмәгатьчелеге драма артисты итеп таныды

Камал театры сәхнәсендә "Тантана" театр премиясе лауреатлары игълан ителде.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 25 ел татар эстрадасы юмористы булган Илсур Мортазинны республиканың театр җәмәгатьчелеге драма артисты дип таныды – ул Әлмәт театрының яшь артисты Диләрә Ибәтуллина белән “Тантана” театр премиясенең “Дебют” номинациясен бүлеште.

Илсур Мортазин – Буа драма театры артисты. Ул әлеге театрда Фәрит Бикчәнтәев куйган “Килә ява, килә ява” (Зөлфәт Хәким) спектаклендә Шәйхи ролен башкара. Яшь артист әлеге рольне ике мәртәбәле артисттан соң уйнавын билгеләп узды.

Мәгълүмат өчен, әлеге спектакль Камал театрында барганда бу рольне Татарстанның халык артистлары Рәшит Шамкай һәм Әсхәт Хисмәт уйнады.

Кичә, Халыкара театр көнендә, Камал театры сәхнәсеннән “Тантана” театр премиясе лауреатлары игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100