news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшинга Дмитрий Медведев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан мэры Илсур Метшинга бөтенроссия сәяси партия рәисе Дмитрий Медведевның Рәхмәт хатын тапшырды. Бүләкләү «Бердәм Россия» җирле бүлегенең Казан дәүләт медицина университетындагы XXХVI конференциясендә узды.

Шәһәр башлыгына бүләк хәрби бүлекчәләргә, хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен игълан ителә, диелгән документта. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин кушуы буенча Казанда мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен штаб булдырылды. Казаннан Лисичанск шәһәренә 500 тоннадан артык азык-төлек, медикаментлар, көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары, җылы әйберләр җибәрелде.

Битараф булмаган меңләгән шәһәрлеләр шәһәрнең төрле районнарында ачылган гуманитар ярдәм кабул итү пунктларына беренчел ихтыяҗ булган товарлар һәм продуктлар китерделәр. Фураның җибәрелүен Илсур Метшин үзе контрольдә тотты. Шулай ук Казан Мэры мобилизацияләнүчеләр өчен берничә тапкыр УАЗ автомобильләре, тепловизорлар, төнлә яктырту приборлары, башка техника һәм җиһазлар тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100