news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин законсыз ябыштырылган белдерүләр турында: Бу тәртипсезлекне туктатуны сорыйм

Илсур Метшин законсыз ябыштырылган белдерүләр турында: Бу тәртипсезлекне туктатуны сорыйм
Фото: © "Татар-информ"

Бүген Мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр башлыгы Илсур Метшин реклама белдерүләренең шәһәрнең ут баганаларына, тукталыш павильоннарына, коймаларга һәм башка өслекләргә рөхсәтсез ябыштырылуын хәл итәргә кушты. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр иттею

«Ялларда мин шәһәрдә бик күп белдерүләр ябыштырылганын күрдем. Махсус укыдым: нигездә, эшкә яллану турындагы белдерүләр», - диде ул.

Көн саен дүрт бригада шәһәрдә 3,3 мең багананы чистарту эше алып бара – моңа бюджеттан айга ике миллионнан бераз кимрәк акча сарыф ителә.

«Бу акчаларны без башка кирәк-яракларга юнәлтсәк яхшырак булыр иде. Алар бер тиен дә сарыф итмиләр, шәһәрне чүплиләр. Төнлә ниндидер күзгә күренми торган бэтмен очып килми – безнең видеокүзәтү камераларыбыз бар. Зинһар, табыгыз һәм тиешле эшне башкарыгыз. Безнең халык һәм башкала кунакларына мәгълүмат җиткерүнең законлы форматлары бар.Бу тәртипсезлекне туктатуны сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Казанның Эчке эшләр идарәсе вәкиленә.

Ул әлеге мәсьәлә буенча фикер алышу өчен шәһәр районнары башлыклары, хокук саклау органнары һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашында киңәшмә уздырырга кушты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100