Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин яңартылган процедура буенча Казан мэры итеп яңадан сайланды
Казан мэры итеп яңадан Илсур Метшин сайланды, ул әлеге вазифаны 2006 елдан бирле башкара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.
Татарстан башкаласы мэры бүген иртән V чакырылыш Казан шәһәр думасының I сесиясендә сайланды. Беренче тапкыр кандидатларны комиссия алдан сайлап алды, ә соңгы исемлекне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.
Казан шәһәр думасы сессиясендә өч дәгъвачыдан торган исемлекне Татарстан Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров игълан итте. Исемлеккә «Бердәм Россия» партиясеннән Казанның гамәлдәге мэры Илсур Метшин, КПРФтан Александр Комиссаров һәм «Яңа кешеләр» партиясеннән Роза Гайнетдинова кергән.
Илсур Метшин өчен 41 депутат тавыш биргән, Александр Комиссаров 4 тавыш, Роза Гайнетдинова 1 тавыш җыйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз