Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин: Яңа җәяүлеләр юлы Горький паркын «УРАМ» экстрим-паркы белән тоташтырачак
30 августка Казанның Горький исемендәге паркында күзәтү мәйданчыгын төзү чаралары тәмамлана. Хәзерге вакытта әлеге объектта төзелеш эшләренең 80 проценты башкарылган. Бу хакта Кахан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без Казанда төзекләндерү чараларын дәвам итәбез. Быел эшләр берьюлы биш объектта алып барыла: Серов урамында урнашкан, инклюзия үзәге буларак билгеле «Ярдәм» скверы юктан бар булды дисәк урынлы булыр, Горький исемендәге паркта исә аерым бер ноктаны төзү белән шөгыльләнәбез. Биредә матур күзәтү мәйданчыгын булдыру тәкъдимен безгә җиткергән, битараф булмаган башкала халкына рәхмәт белдерәм. Яңа җәяүлеләр юлы ярдәмендә Горький паркы «УРАМ» экстрим-паркы һәм Казансу яры белән тоташа. Мәйданчыкны төзекләндерү эшләрен Республика көненә тәмамлыйбыз», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Горький исемендәге парктагы күзәтү мәйданчыгы Вишневский урамы ягына таба чыга, аннан шәһәрнең Яңа Савин районы күренеп тора. Ул артык зур булмаячак – аның мәйданы 154 квадрат метр, 2,5 метр биеклектән карау өчен эшләнгәнгә, күзәтү мәйданчыгы сөзәклек кырыеннан чыгып торганга аны төзү өчен 46 субай кагарга туры килгән.
Шәһәр күренешләрен күзәткәндә комачаулык тудырмау максатыннан 54 метр озынлыктагы мәйданчыкны кырыйлары ялтыратылган берничә кат итеп чыныктырылган пыяла белән уратып алганнар. Мондый карар башка җәмәгать киңлекләрен төзекләндергәндә, мәсәлән, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янында кулланылган.
Объектның кичке күренешенә аеруча әһәмият бирелгән. Проект архитекторы Эдуард Мөхәммәтгәрәев сүзләренчә, әлеге киңлек тоткычларга беркетелгән LED-җайланмалар белән яктыртылачак. Җиде биек фонарь һәм 14 яктырткыч күзәтү мәйданчыгына үзгә бер ямь биреп торачак.
Күзәтү мәйданчыгы яңа җәяүлеләр юлының бер өлеше булып тора. Хәзер яңа җәелгән юл аша паркның төп аллеясыннан (элек әлеге аллеядан башка урынга илтә торган юл булмаган) күзәтү мәйданчыгына килеп чыгарга, аннан исә узган ел салынган баскычтан Подлужная урамына төшеп, Казансу елгасы буена һәм «Урам» паркына чыгарга була. Яңа юлларның озынлыгы 180 метр тирәсе.
Биредә төп төзелеш эшләре тәмамланган инде. Мәйданчыкта 1,1 мең квадрат метр өслек җәелгән, күзәтү мәйданчыгының металл корылмасын җыйганнар. Ут баганаларын һәм камераларны урнаштырасы калган. Мәйданчыкка 20 эскәмия һәм нык пыяладан эшләнгән ике күрсәткеч куелачак. Төзекләндерү эшләре илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында алып барыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз