news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: Хирург булырмын дип хыялланган идем

Илсур Метшин: Хирург булырмын дип хыялланган идем
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин яшь чагында хирург булырга хыялланган. Бу хакта ул бүген Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең 2025 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча медсовет утырышында әйтте.

«Мин үзем дә табиб булырмын дип уйлаган идем. Ак халатлар киеп, хастаханә буйлап йөреп, хирург булырмын дип хыялландым. Тик чынлыкта юрист булдым. Ничек кенә булмасын, шундый мактауга лаек җитәкчеләр белән эшләвемә шатмын», – диде шәһәр башлыгы чыгышында.

Илсур Метшин бүген киңәшмәдә озак була алмады, чөнки әнисен котларга Түбән Камага ашыкты. «Бүген әниемә 85 яшь тула. Ул 37 ел буе Үзәк район хастаханәсендә бер урында отоларинголог булып эшләде. Түбән Камага кайтып, әниемне кочаклап котлыйм. Сездән сәлам җиткерермен», – диде мэр.

news_right_1
news_right_2
news_bot