news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: Халкыбызның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен бөек үрнәк

Казан мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады.

«Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле казанлылар!

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән ихлас һәм иң җылы котлауларны кабул итегез!

9 Май – халкыбызның каһарманлыгы, аның какшамас батырлыгы, рухи көче һәм ныклыгы символы. Бөек Җиңүнең шатлыгы һәм яу кырында ятып калган сугышчыларның кайгылары белән тулган әлеге көн җирдә тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә яулануын хәтерләтәчәк. Халкыбызның батырлыгы – киләчәк буыннар өчен бөек үрнәк.

Казан фронтка үз улларын һәм кызларын озатып кына калмый, аларның күбесе Герой булалар һәм үз исемнәрен гасырларга беркетәләр. Без казанлыларга һәм Бөек Ватан сугышы елларында шәһәребез икенче йортка әйләнгән меңләгән кешегә хөрмәт белдерәбез. Бу – безнең өлкән буынның хезмәт батырлыгына хөрмәт күрсәтү, Казанның барлык тыл ветераннарының һәм Җиңү өчен эшләгән күп санлы предприятиеләребезнең казанышларын тану. Шуның өчен без туганнарыбызга, әти-әниләребезгә, бабайларыбызга, Җиңүчеләрнең бөтен буынына рәхмәт белдерәбез! Сезнең үткән юлны хәтердә саклау безгә үз көчебезгә һәм илебезнең киләчәгенә ышаныч бирә.

Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре алдында баш иябез! Барыгызга да якты һәм матур хатирәләр, иминлек һәм сәламәтлек телим!» диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100