news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Виталий Муткога Казандагы «Яңа Порт» мәйданын үстерү барышын күрсәтте

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле сәфәр белән килгән «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Виталий Муткога «Яңа Порт» мәйданын үстерү планын тәкъдим итте. Ильсур Метшин искәртеп үткәнчә, күптән түгел генә бу ташландык сәнәгать зонасы булган, ә бүген исә ул Казанның төп үсеш нокталарының берсенә әйләнеп бара. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр мэры проектның максатларын аңлатты: Казанның нәкъ үзәгендә урнашкан 287 гектарлык сәнәгать мәйданын тулысынча үзгәртеп кору һәм Татарстан башкаласы халкын Идел елгасына турыдан-туры чыгару. Бу максаттан шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм Шәһәрне үстерү институты белгечләре җитәкчелегендә әлеге урынны яңарту буенча махсус проект эшләнде. Бу эшкә шулай ук Россиянең алдынгы архитекторлары һәм шәһәр төзүчеләре җәлеп ителде.

Бүгенге көндә «Яңа Порт» – илдәге сәнәгать зоналарын яңарту буенча иң зур мәйданчыкларның берсе. Территорияне үстерү кысаларында биредә искиткеч зур проект – 12 чакрымлык Россиядәге иң озын яр буе зонасы ясалачак. Аның нигезе рәвешендә хезмәт итәчәк су-техник корылманы төзү эшләре гамәлгә ашырыла инде.

Биредә иң беренче социаль объектларның – Россиянең халык архитекторы, «Студия 44» бюросына нигез салучы Никита Явейн проекты буенча 1100 урынлык мәктәпнең һәм «WALL» бюросы җитәкчесе Рубен Аракелян проекты буенча балалар бакчасының проектлары әзерләнгән.

Илсур Метшин белән Виталий Мутко әлеге мәйдан проекты кысаларында төзелә торган беренче объектларның берсе – «Яналиф» торак комплексындагы эшләрнең барышын һәм аның әзерлеген карадылар. Аның авторлары – Россиянең алдынгы архитектура бюроларының берсе булган «Цимайло Ляшенко и Партнеры» компаниясе. Торак комплексның беренче чират төзелеш эшләре гыйнвар аенда ук тәмамланган һәм торак файдалануга тапшырылган. Шулай ук «Яңа Порт»ның беренче иҗтимагый киңлекләре концепциясе дә эшләнгән – «Яналиф» торак комплексы өчен «Порт бухтасы бакчалары»н Санкт-Петербургта урнашкан «Orchestra» архитектура студиясе әзерләгән.

Искәртеп үтәбез, «Яңа Порт» мәйданы – Россиядә элеккеге сәнәгать зоналарын яңадан торгызу буенча иң зур территорияләрнең берсе. Киләчәктә Казанның елга порты янындагы 287 гектар мәйданда торак кварталлар, социаль объектлар, иҗтимагый киңлекләр, сәүдә биналары, яхталар тукталышы һәм 12 чакрымлык гомуми елга буе урамы урнашкан күпфункцияле район барлыкка килергә тиеш. Әлеге яңарыш 2022 елның көзендә «Яналиф» торак комплексын төзи башлау белән бергә башланды. Чараны башлап җибәрү тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Минниханов һәм Казан мэры Ильсур Метшин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot