news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Ватанны саклаучылар елына әзерлекне башларга кушты

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә киләсе елга яшьләрне патриотик тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү буенча чаралар планын төзергә кушты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юллама белән [узган атнада] чыгыш ясады. Җитәкчебез республикада эшләрнең торышы турында җентекләп сөйләде, киләсе елга максат һәм бурычлар билгеләде. Киләсе ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу хәзерге вазгыять белән дә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән дә бәйле. Мин социаль блокның һәм җитәкчеләрнең кичекмәстән чаралар планын төзүгә керешүен сорыйм», - диде Илсур Метшин.

Ул, шулай ук, план үз эченә сугыш, махсус хәрби операция ветераннары белән эшләүне генә түгел, ә тагын бер зур блокны – яшьләрне патриотик тәрбияләүне дә алырга тиеш.

Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, юллама кысаларында яшь буынга бәйле башка мәсьәләләр дә телгә алынды. Бу шул исәптән яшүсмерләрне хокукка каршы килә торган эшчәнлеккә җәлеп итүгә каршы тору һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча эшне арттыру.

«ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына бурыч куелды, әмма без шулай ук бу эшкә кушылачакбыз. «Баш мие штурмнары», түгәрәк өстәл үткәрергә, коллегалар белән киңәшләшергә һәм бу эшне көчәйтү векторын кабул итәргә кирәк», – дип йомгаклады Казан мэры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100