news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин узып баручы 2024 елның төп вакыйгаларын атады

Казан мэры Илсур Метшин узып баручы 2024 елның төп вакыйгаларын атады. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин узып баручы 2024 елда Татарстан башкаласы кабул иткән төп вакыйгаларны атады. «Бу рекордлы, эпохаль ел булды, — дип белдерде Метшин журналистлар белән традицион очрашу вакытында. Аның сүзләренчә, февральдә узган фиджитал уеннары, БРИКС илләре спорт уеннары, аннан соң 24 ил һәм алты халыкара оешма лидерлары катнашындагы БРИКС илләре саммиты төп вакыйгалар булды», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot