news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин укытучыларга ташламалы торак арендасы программасын булдырырга тәкъдим итте

Быел Казанның М-14 микрорайонында 70 педагог социаль ипотека программасы буенча фатир алган.

Илсур Метшин укытучыларга ташламалы торак арендасы программасын булдырырга тәкъдим итте
Владимир Васильев

Казан мэры Илсур Метшин Татарстанда укытучыларга ташламалы торак арендасы һәм даими эшли торган социаль ипотека программасын булдыруны тәкъдим итте.

Илсур Метшин әлеге тәкъдимен республика җитәкчелегенә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә җиткерде.

Быел Казанның М-14 микрорайонында 70 педагог социаль ипотека программасы буенча фатир алган. Шәһәр башлыгы әлеге эштә ярдәм иткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

«Сыйфатлы белем бирү өчен инфраструктура кирәк, ләкин балаларны стеналар гына укытмавын, интерактив такталар һәм нейрочелтәрләр тәрбияләмәвен танырга кирәк. Балаларны яраткан, аларның талантын үстерүгә мотивациясе булган педагоглар тәрбияли һәм укыта. Мин шәһәр һәм республика педагогларына рәхмәт әйтәм», – диде Илсур Метшин.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100