news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Татарстанда җитәкчеләрнең медиа нәтиҗәлелеге рейтингы лидеры булды

Казан мэры Илсур Метшин 2025 елның II кварталында Татарстан Республикасы җитәкчеләренең медиа нәтиҗәлелеге рейтингы лидеры булды. Рейтингны «ПромРейтинг» агентлыгы чыгарган.

Аналитиклар мәгълүматына караганда, Казан мэрының медиарейтингы 5 726 булган. Киләчәктә ул тагын да артачак дип фаразлана.

«Бу кварталда шәһәр башлыгы өчен уңышның төп факторы Россия Президентыннан бүләк булды, ә әнисеннән дәүләт башлыгына сәлам бөтен илгә яңгырады... Моннан тыш, шактый әһәмиятле халыкара һәм коммуналь казанышлар тәэсир итте», – дип аңлатыла рейтинг хисабында.

Метшиннан кала, медианәтиҗәлелекнең беренче өчлегендә Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев (икенче урында) һәм Әлмәт районы башкарам комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова да (өченче урында) бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot