news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Сәламәтлек саклау идарәсе киңәшмәсендә: Идел буенда иң сәламәт шәһәр булыйк!

Бүген Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең медицина җәмәгатьчелеге 2025 елгы эшенә йомгак ясады. Татарстан башкаласында медицина оешмалары эшчәнлегенә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин бәя бирде.

«Безнең өчен сәламәтлек саклау системасы шәһәр тормышында мөһим роль уйный. Сәламәтлек саклау тармагындагы проблемалар – шәһәр проблемаларының беренче бишлегендә. Күпме генә яңа сырхауханәләр төзелмәсен, күпме генә җиһазлар сатып алынмасын, кеше уянгач та үзен сәламәт итеп тоясы килә. Кешенең табигате шундый: сәламәтлек белән бәйле проблемасын ул көзгедән эзләми, ә аны хәл итүдә ниндидер могҗизаларга, даруларга өметләнә. Сәламәтлек бит 50 процент тормыш рәвешеннән тора, генетика 20-25 процент тирәсе булса, бары тик 10-15 проценты гына сәламәтлек саклау тармагына бәйле», – дип билгеләп узды шәһәр башлыгы.

Ул үзе мэр булып килгәннән бирле Казанда сәламәтлек саклау тармагында зур эш башкарылганын искәртте. «Мин эшнең башланып киткән чагын яхшы хәтерлим», – диде. Ул 15нче шәһәр хастаханәсенә, Голубятников урамында хатын-кызлар консультациясенә баргач, андагы оешмаларда начар шартларны күреп шаккатканын искә алды. «Ул коточкыч күренешләрне бүген куркыныч төш кебек искә алабыз. Зур юлны бергә уздык», – диде Илсур Метшин.

«Сәламәтлек саклау лидерларын – җитәкчеләрне бик хөрмәтлибез. Талантлы хирург, кардиолог, терапевт булырга мөмкин, ләкин бер үк вакытта медицина остасы да, сәламәтлек саклауны оештыручы да булу – уникаль әйбер. Казанда шундый кешеләр эшләвенә сөенәбез», – диде.

Мэр Татарстанның органнар күчереп утырту буенча Мәскәүдән соң икенче урында булуын да мактап телгә алды. «Бу – югары пилотаж. Бу – безнең медицина мәктәбенең казанышларын күрсәтә», – диде. Ул башкалада сәламәтлек саклау системасы үсешен билгеләп үтте. «Салават күпере», «Весна» микрорайоннарында яңа поликлиникалар ачылганын, башка клиникаларда шартлар яхшыртылганын искәртте.

«Бүген безнең алда замана белән бергә атлау, халыкның үтенечләренә, таләпләренә җавап бирү бурычы тора. Эшегез мөмкин кадәр азрак, күбрәк профилактика юнәлешендә генә булсын. Былтыр Казанда яшәүче 400 мең кеше диспансеризация узган. Бу - яхшы сан, аны тагын да арттырырга кирәк. Казанда 100 сәламәтлек саклау учреждениесе эшли. Һәрберегез зур эш башкара. Барыгызга да уңышлар телим. Идел буенда иң сәламәт шәһәр булыйк!» – дигән теләген җиткерде Казан мэры.

Ул үзе эшләгән чорда иң зур авырлык коронавирус чорында булуын яшермәде. «Пандемия башлангач, югары дәрәҗәдә узган беренче киңәшмәне хәтерлим. Ничек эшләргә кирәклеген дә аңламаган чор иде ул. Башта бик курыктык. Бер кагылудан гына үлемгә китерә ала дигән сүзләр йөрде бит. Сез үзегезне нәрсә көткәнен белмичә, кызыл зонага кереп, кешеләр гомерен коткардыгыз, ковид чорында зур эш башкардыгыз, ул көннәр мәңгегә хәтердә калачак», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин. Табибларның ул чактагы кыюлыгын мэр Чернобыль АЭСында эшләүчеләргә тиңләде.

Мэр киңәшмәдә озак була алмавының сәбәбен әйтте. Бүген әнисенә 85 яшь тулган. «Түбән Камага кайтып, әниемне котлыйм. Ул 37 ел буе Үзәк район хастаханәсендә отоларинголог булып эшләде. Мин үзем дә хирург булырмын дигән идем. Ак халатлар киеп, хастаханә буйлап йөреп, хирург булырмын дип хыялландым. Тик чынлыкта юрист булдым. Ничек кенә булмасын, шундый мактауга лаек җитәкчеләр белән эшләвемә шатмын», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot