news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: Сабан туе шатлык, игелек һәм дуслык рухы белән сугарылган мохит тудыра

Илсур Метшин: Сабан туе шатлык, игелек һәм дуслык рухы белән сугарылган мохит тудыра
Фото: kzn.ru

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Казан халкын татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләде.

«Хөрмәтле казанлылар!Сезне чын күңелдән татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе белән тәбрик итәм!

Туган җирнең чәчәк атуы хакына башкарган тырыш хезмәткә олы хөрмәт хисен гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм мәдәни кодыбызның, бай рухи һәм тарихи мирасыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Ата-бабаларның гасырлар буе тупланган зирәклеген һәм борынгы гореф-гадәтләрне үзендә берләштереп, ул бүген дә безне Казаныбыз һәм Татарстаныбыз иминлеге өчен яңа үрләр яуларга өнди.

Яшен-картын, төрле дин һәм милләт вәкилләрен бер мәйдан тирәсенә җыеп, Сабан туе шатлык, игелек һәм дуслык рухы белән сугарылган кабатланмас мохит тудыра, гаиләләр һәм кешеләр арасындагы элемтәләрне тагын да ныгыта. Милли чарада катнашучылар гади һәм ачык аралашу, күңелле итеп вакыт үткәрү, спорт ярышлары, музыкаль чыгышлар һәм бәйгеләр аша татар күңеленең иң түренә үтеп керәләр, аның үзенчәлекле энергетикасын һәм кунакчыллыгын тоялар.

Әлеге матур бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Ул сезгә һәм якыннарыгызга бары тик яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр генә бүләк итсен!» – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot