news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: Рекламаны тәртипкә салдык. Әйдәгез, юл билгеләре белән дә шулай итик

Казанны Яңа елга актив әзерли башладылар: шәһәрнең төрле районнарында бәйрәм мәйданчыклары һәм инсталляцияләр барлыкка килә. Хакимиятләр кар яву ихтималы өчен дә борчыла һәм кар чистарту буенча эшне оптимизацияли. Халыкны бәйрәмнәрдә нәрсә көтә һәм шәһәр хезмәтләре явым-төшемгә ничек әзерләнә? Бу хакта «Татар-информ» материалында.

Илсур Метшин: Рекламаны тәртипкә салдык. Әйдәгез, юл билгеләре белән дә шулай итик
«Казан» гаилә үзәге янында 35 метрлы чыршыны коры башладылар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Шәһәр урамнарында Яңа елга әзерлек программасын башлыйбыз»

«Шәһәр Яңа елга әзерләнә башлады. Коммерцияле оешмалар, кибетләр, кафе-рестораннар, кунакханәләрнең ишек төпләрен бәйрәмчә бизи башладылар. Без шәһәр урамнарында Яңа елга әзерлек программасын башлыйбыз», – дип сөйләде Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә.

Район башлыклары да бәйрәмгә әзерлек турында сөйләде. Мәсәлән, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында бу кышта 40 яңа ел шәһәрчеге урнаштырылачак, дип сөйләде бу районнар башлыгы Ренат Шәмсетдинов.

Шәһәрчекләр арасыннан ул «Казан» гаилә үзәге янындагы шәһәрнең төп чыршысын һәм «Крылья советов» паркын әйтте – мондагы мәйданчык 20 декабрьдә ачыла. Ә хәзерге вакытта «Казан» гаилә үзәге янында 35 метрлы чыршыны кора башладылар.

Моннан тыш, яңа ел инсталляцияләрен Ленин исемендәге мәдәният йорты, КМПО һәм «Челтәр компаниясе» каршында да урнаштыралар. Короленко һәм Чистай урамнарында, шулай ук «Стамбул» паркында утлы конструкцияләр барлыкка киләчәк.

Тулаем алганда, шәһәр халкы йөри торган бөтен җирне: подъездларны, автобус тукталышларын, сәүдә үзәкләрен, рестораннарны һәм шугалакларны бизиләр.

Ренат Шәмсетдинов сүзләренчә, Яңа ел алдыннан һәм Яңа ел бәйрәмнәре чорында районнарда 40тан артык чара планлаштырылган.

Шәһәр халкы йөри торган бөтен җирне дә бизәячәкләр

Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

Торак йортларда 7 километр иллюминация

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Айдар Сәгетдинов сөйләгәнчә, аның карамагындагы районнарда тугыз чыршы шәһәрчеге оештырыла, алар декабрьнең икенче яртысында эшли башлый.

Хәзер барлык мәйданчыкларда да кирәкле бөтен бизәкләрне һәм җиһазларны монтажлыйлар, диде ул. Эшләрне декабрь уртасына төгәлләргә планлаштыралар.

Торак йортларда да Яңа ел иллюминациясе барлыкка киләчәк, гирляндаларның гомуми озынлыгы 7 километрдан артып китә.

Аю һәм аю баласы композициясе «сәяхәткә чыгып китә»

Вахитов һәм Идел буе районнарында җиде чыршы шәһәрчеге урнаштыру планлаштырыла. Бу районнар башлыгы вазифаларын башкаручы Айрат Әхмәдуллин әйтүенчә, Курчак театры каршында яңа әкияти киңлек барлыкка киләчәк. Күпләр яратып өлгергән аю һәм аю баласы утлы композициясе халыкны сөендерер өчен районның башка почмакларына «сәяхәткә чыгып китә».

Казан халкы һәм кунаклар шәһәрнең һәр өлешендә яңа ел мохите тоя алачак

Фото: © «Татар-информ» / Салават Камалетдинов

Районнарда яңа инсталляцияләрдән тыш, халык яратып өлгергән традицион корылмалар да куелачак. Мәсәлән, Нурсолтан Назарбаев урамында Кыш бабай быел да йорт түбәсенә «менмәкче булачак».

Шулай ук хәрәкәтләнә торган объектларны да матурлыйлар. Әйтик, районнарда кар чистарту техникаларын да Яңа елга бизиләр.

Совет районында 35 километр гирлянда

Совет районында яшәүчеләр өчен бик күп утлы иллюминацияләр ясала: 1,1 меңнән артык агач бизәләчәк һәм 35 километрдан артык гирлянда эленәчәк, дип сөйләде район башлыгы Роман Фәтхетдинов.

Ул автобус тукталышларының сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар ясаган рәсемнәр белән бизәләчәген әйтте.

Шәһәр халкын көн саен концертлар, уеннар һәм күңел ачу чаралары көтә

Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

Моннан тыш, мәдәни программага зур игътибар биреләчәк. Көн саен концертлар, уеннар һәм күңел ачу чаралары булачак, мастер-класслар уздырылачак. Барлыгы 100 төрдән артык чара планлаштырылган.

Казанда 200дән артык мәйданчык эшләячәк

«Яхшы планнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә җәмәгать урыннарын тәртипкә китергәннән соң һәр районның үз тарту үзәкләре бар», – диде Илсур Метшин.

Ул Казанда барлыгы 200дән артык мәйданчык була, диде. «Үзәк мәйданчыклар була, әмма калганнары да матурлык буенча үзәк мәйданчыклардан калышмый», – диде Метшин.

Мэр сүзләренчә, болай эшләү Казан халкына һәм кунакларга шәһәрнең һәр өлешендә Яңа ел мохитен тоярга мөмкинлек бирә һәм һәр кешегә бәйрәм кәефе белән рухланырга урын булачак.

Казанда юлларны, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен сыйфатлы чистартуга комачаулый торган проблемалар бар

Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

«Салават күпере» торак комплексында газга эшли торган кар эретү пункты төзергә планлаштыралар

Шул ук вакытта Казан хакимиятләре кыш килүгә дә әзерләнә. Шәһәрдә кар чистарту системасына реинжиниринг ясаганнар, бу махсус техниканы әзерләү вакытын киметә һәм урамнарны чистарту буенча эш нәтиҗәсен арттыра, дип сөйләде Казанның тышкы төзекләндерү комитеты башлыгы Альберт Шәйнуров.

Әмма Казанда юлларны, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен сыйфатлы чистартуга комачаулый торган проблемалар бар әле. Алар арасында – кар эретү пунктлары җитмәү, машиналарны дөрес җирдә калдырмау һәм тротуарларда юл билгеләрен теләсә ничек урнаштыру.

Альберт Шәйнуров сүзләренчә, «Салават күпере» торак комплексында газга эшли торган кар эретү пункты төзү планлаштырыла. Ул актив төзелә торган яңа торак комплексларны планлаштырган вакытта ук кар эретү пунктлары яки кар өю мәйданчыклары өчен урын калдырырга кирәк, дип өстәде.

Тротуарларга куелган юл билгеләре җәяүлеләргә, ә кышын кар чистартуга комачаулый

Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

Метшин тротуарларда торган билгеләр проблемасын хәл итәргә кушты

Илсур Метшин тротуарларда торган юл билгеләренә бәйле проблеманы хәл итәргә кушты. Алар җәяүлеләргә, ә кышын кар чистартырга комачаулый.

«Бездә һәр чат – юл билгеләреннән торган бакча. Әлбәттә, алар барысы да кирәк, әмма аларны бер баганага җыярга була бит», – диде Илсур Метшин.

Ул әлеге проблеманы хәл итәргә кушты һәм әле берничә ел элек кенә шәһәрдә бөтен җирдә булган тышкы реклама белән булган мисалны китерде.

«Без рекламаны тәртипкә салдык. Хәтерлисезме, нинди хаос иде, бөтен җиргә эленеп беткән һәм моны җиңәргә мөмкинлек юк кебек иде. Әмма әкренләп хәл иттек бит, әйдәгез юл билгеләре белән дә шулай итик», – диде Казан мэры.

Сүз уңаеннан, бу юнәлештә эш бара инде. 88 юл участогында 142 билгене кире куйганнар, шулай ук кар чистарта торган машиналар хәрәкәтенә комачаулаган 78 чүп савытын күчергәннәр.

Илсур Метшин Казан башкарма комитетының Дәүләт хезмәтләре порталында яңа функция чыгаруын әйтте. Хәзер дөрес калдырылмаган машиналар турында хәбәр итеп була.

Фото: © kzn.ru

«Ни өчен тулы бер ел кирәк? Әйдәгез, бу мәсьәләне хәл итик»

Явым-төшемнәр алдыннан тагын бер кискен мәсьәлә бар – дөрес калдырылмаган машиналар.

«Кар чистарту – күпбаскычлы эш. Ресурслар булмаса, табигатьнең теләсә нинди шартларын ничек җиңәр идек икән дип, бер генә ел уйламыйбыз инде. Монда вак-төяк нәрсә юк. Парковкага куелган машиналар саны елдан-ел арта», – диде Метшин.

Ул Казан башкарма комитетының Дәүләт хезмәтләре порталында яңа функция эшләтеп җибәрүен әйтте. Хәзер дөрес калдырылмаган машиналар турында хәбәр итеп була.

Әмма хәзер бер җайланмадан ике генә хәбәр җибәреп була һәм бу Илсур Метшинның ачуын китергән. Ә аларның санын арттыру мәсьәләсен Россия Цифрлы үсеш министрлыгында бары тик киләсе елда гына карарга җыеналар.

«Ни өчен тулы бер ел кирәк соң? Әйдәгез, бу мәсьәләне хәзер хәл итик. Нинди ел ахыры? Без декабрьдә сөйләшәбез бит инде. Әлегә иң төп проблемаларның берсе – дөрес калдырылмаган машиналар», – дип йомгаклады мэр.

Александр Хевронин, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot