news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин «Яңа дулкын» Казанда калыр дип өметләнә

Казан мэры Илсур Метшин «Яңа дулкын» («Новая волна») Халыкара яшь башкаручылар конкурсы киләчәктә дә Татарстан башкаласында узар дип өметләнә. Шәһәр башлыгы «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

«Без бу хакта хыялланабыз. Барысы да без дигәнчә булыр дип өметләнәбез», - диде Метшин, әлеге бәйгегә багышланган матбугат конференциясеннән соң мәгълүмат агентлыгы журналистының соравына җавап биреп.

Казан «Яңа дулкын» Халыкара яшь башкаручылар бәйгесен икенче тапкыр кабул итә. Аны ачу тантанасы 20 августта булды. Фестиваль 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Чаралар «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә төзелгән New Wave Hall концерт залында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot