news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: Мин «Яңа дулкын»ның һәрвакыт Казанда узуы турында хыялланам

Казан мэры Илсур Метшин «Яңа дулкын» конкурсының һәрвакыт Татарстан башкаласында узуына каршы түгел. Бу хакта шәһәр башлыгы бүген 1 нче музыка мәктәбе мәйданчыгында «Яңа дулкын» арт-объектын тәкъдим иткәндә әйтте. Чарада шулай ук Россиянең халык артистлары, композиторлар һәм продюсерлар Игорь Крутой, Игорь Матвиенко һәм Игорь Николаев катнашты.

«Әгәр ике Игорь арасында басып торсаң, теләк теләргә мөмкин, диләр. Ә мин өчесе арасында басып торам. Һәм минем хыялым — «Яңа дулкын», иҗатның һәм сәнгатьнең яңа дулкыннары Казанда мәңге балкып торуы һәм «Яңа дулкын»ның биредә үз «прописка»сын табуы», - диде Метшин.

Соңрак, матбугат конференциясендә, Игорь Крутой «Яңа дулкын» конкурсының быел уңышлы булуын билгеләп үтте.

«Тамашачыларны кабул итү, оештыру, җирле хакимиятнең мәхәббәте белән уңышлы булды», - диде ул.

Композитор сүзләренчә, Казанда фестиваль уздырганнан соң аның «бик яхшы тәме» кала.

«Без монда калырбызмы – бу бездән тормый. Карарбыз. Мәхәббәт һәм дуслык - ул шундый үзара бәйләнеш. Барысын да анализлыйбыз. Җирле хакимият тә анализлаячак, һәм без анализлаячакбыз, һәм кайдадыр ниндидер уртак нәрсәдә килешербез. Дөрес аңладыммы, Илсур Рәисович?» - дип мөрәҗәгать итте ул Казан мэрына.

«Абсолютно», – дип җавап бирде аңа Метшин.

Халыкара «Яңа дулкын – 2025» яшь башкаручылар конкурсы Казанда беренче тапкыр уза. Ул 21 августта ачылды һәм бүген, 26 августта, тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot