Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин Казанның «Ракета» спорт мәктәбен төзекләндерү барышын тикшерде
Казанда 1947 елда төзелгән, шәһәрнең иң иске стадионнарының берсе булган олимпия резервындагы «Ракета» спорт мәктәбен капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ремонт барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Быел эшләр спорт сараеның эчке өлешендә алып барыла: биредә инженерлык челтәрләре, түбә алыштырыла, шулай ук чишенү бүлмәләре, холл, коридорлар һәм матбугат үзәге яңартыла.
«Ракета» стадионы 1947 елда төзелгән. Ул Дәрвишләр бистәсе һәм шәһәр халкы өчен спорт юнәлешендәге иң әһәмиятле мәйданчыкларның берсе булып тора. Якынча 6,8 мең квадрат метр мәйданлы әлеге киңлек 5 мең тамашачыга исәпләнгән.
Фото: kzn.ru
Биредә туплы хоккей, теннис, бильярд спорты, спорт аэробикасы, самбо һәм төрле көрәш төрләре бүлекләре эшли. Тренировкалардан тыш, стадион базасында даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге ярышлар уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз