Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин Казанның кайсы территорияләр хисабына киңәячәген сөйләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан башкаласының кайсы юнәлешләрдә киңәячәген Казан мэры Илсур Метшин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында сөйләде. Перспективалы юнәлешләр арасында ул Дары заводы территориясен, Горький шоссесын, шулай ук зур Яшел Үзән дип йөртелә торган алты миллион квадрат метрга якын төзелеш барган урынны әйтеп үтте.
Метшин хәбәр иткәнчә, бүген Архитектура идарәсендә Вознесение тракты буйлап төзелешне планлаштыру проектлары карала. «Без бу мәсьәләгә, торакның яңа дәрәҗәсенә чыгу бурычын куеп, бик җитди карыйбыз: төзекләндерү, яшеллекләр күләме, социаль объектлар һәм транспорт белән тәэмин ителеш буенча яңа дәрәҗә. Бу мәсьәләләр хәл ителә торган, чөнки безнең, буш кырда дигәндәй, проектлау мөмкинлеге бар», – дип сөйләде мэр.
Мэр сүзләренчә, Оренбург тракты юнәлеше дә, шәһәрнең Боровое Матюшино, Лаеш ягы да перспективалы.
Метшин шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтын булдыру турындагы карары турында да искәртеп узды. Казан агломерациясенең бердәм генераль планын карау да киләчәктә башкала белән чиктәш районнарда һәм муниципалитетларда шәһәр төзелеше хаталарын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз