Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин Казанның Идел буе районындагы ЗАГС бүлегендә ремонт барышын бәяләде
Казанның Идел буе районындагы Рихард Зорге урамында урнашкан гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеген капиталь төзекләндерү эшләре 40 процентка төгәлләнгән. Ремонт барышын шәһәр мэры Илсур Метшин бәяләгән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге бүлек ел саен 47 мең дәүләт хезмәте күрсәтә, шул исәптән 10 меңнән артык гражданлык хәле актларын терки.
Төзекләндерү эшләре вакытында ЗАГС хезмәткәрләре гражданнарны вакытлыча Казанның ЗАГС идарәсендә (Меридиан урамы, 4) кабул итә. Никахлар Киров районы ЗАГС бүлегендә һәм «Казан» гаилә үзәгендә теркәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз