Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин Казаннан мобилизацияләнгән ир-атның хатынын һәм кызын 8 Март белән котлады
Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан башкаласыннан мобилизацияләнгән ир-атның гаиләсендә булып, Алия һәм 6 яшьлек Амалиягә бүләк тапшырды. Ул гаиләнең (Алия игезәкләр көтә) нәрсәгә мохтаҗлык кичерүе белән кызыксынды, шулай ук әтиләре һәм ире үзен ничек хис итүен белде. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
«Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан сезнең дус һәм матур гаиләгезне котларга булдык. Әтиегез бүген Ватанны саклый. Алла боерса, киләсе бәйрәмдә ул үзе сезне тәбрик итәчәк», - диде Метшин.
Кунакны хәрбинең әнисе һәм хатыны – Гөлназ белән Алия каршы алды.
«Барысы да яхшы, әйбәт ашаталар дип шалтыратты», - диде хәрбинең хатыны. Аның сүзләренчә, ире даими рәвештә элемтәгә чыга икән, гаилә түземсезлек белән аның ялга кайтуын көтә.
Июнь аенда гаилә тагын да ишәячәк – Алия игезәкләр көтә. Илсур Метшин тиешле медицина ярдәме күрсәтергә вәгъдә итте.
6 яшьлек Амалия балалар бакчасы һәм әзерлек мәктәбенә бушлай йөри. Алия ире мобилизациягә эләккәннән соң ук «Батыр» картасын алуын әйтте.
«Батыр» картасын шунда ук алдым. Ирем мобилизацияләнүгә үк район хакимиятеннән шалтыратып килергә куштылар. Әлегә картадан файдаланмадым, вакыт җитми. Хәзер декретка чыккач вакыт күбрәк булачак, һава торышы да яхшырачак һәм йөри башлаячакбыз», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз