news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: Казандагы зур үзгәрешләр Владимир Путин исеме белән бәйле

Казан мэры Илсур Метшин Россия Президенты Владимир Путинның инаугурациясенә бәйле фикерләре белән уртаклашты. Шәһәр башлыгы мөһим тарихи вакыйганың шаһиты булуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

«Бүген миңа мөһим тарихи вакыйганың шаһиты булырга туры килде. Казандагы зур үзгәрешләр Владимир Владимирович Путин исеме белән бәйле, алар шәһәр мохите һәм тормыш дәрәҗәсенең сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде», - дип искәртте Метшин.

Путин ярдәме белән Татарстан башкаласында яшәү дәрәҗәсе яхшыра, дип белдерде шәһәр башлыгы. Әйтик, йортлар һәм юлларга капиталь ремонт ясала, Казан зур халыкара чараларны кабул итә. Республика башкаласында илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла, алар буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар төзелә, шулай ук иҗтимагый киңлекләр тәртипкә китерелә.

Мэр Казанда метрополитенның икенче тармагын төзү эшләре дәвам итүен, Камал театрының яңа бинасы сафка бастырылуын, тиздән Җәмигъ мәчете төзелә башлаячагын искәртте.

«Без Владимир Владимировичның шәһәр халкының ихтыяҗларына илтифат итүен күрәбез. Безне алда яңа үзгәрешләр көтәчәгенә ышанам, алар Казанның һәм анда яшәүчеләрнең тормышында уңай чагылыш табачак», - дип саный шәһәр башлыгы.

Искәртеп узабыз, бүген Владимир Путин рәсми рәвештә Россия Президенты вазифасына кереште. Россия лидеры Кремльдә ант бирде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Бүген көн уртасында Владимир Путинның Россия Президенты вазифасына керешүе тантанасы башланды. Инаугурация Зур Кремль сараенда узды. Ул кулын Россия Конституциясенә куеп илнең суверенитетын сакларга һәм халыкка тугры хезмәт итәргә ант бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100