news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Казанда «Зур тәнәфес» конкурсының күчермәсен булдырырга тәкъдим итте

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында балалар иҗат һәм белем бирү төркемнәре өчен конкурс булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шәһәр башлыгы әлеге фикер белән август педагогика конференциясендә чыгыш ясады, дип яза Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Илсур Метшин Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризвановка мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында талантларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа шәһәр конкурсы концепциясен эшләргә кушты.

«Безгә үз проектыбыз кирәк, ул иң яхшыларны бәяләргә һәм күренекле мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын финанс яктан бүләкләргә мөмкинлек бирәчәк», — дип ассызыклады мэр.

Исегезгә төшерәбез, быел ел саен үткәрелә торган «Зур тәнәфес» фестивалендә Вахитов районының 116нчы һәм Идел Буе районының 186нчы лицей укучылары җиңүче булдылар. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узган гала-концертта балаларга бер миллион сумлык сертификатларны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot