news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Казанда махсус операция волонтерлары форумы уздырырга тәкъдим итте

Казан Мэры Илсур Метшин «Zа Победу!» хәрәкәтенең тегү һәм җитештерү цехларында булды һәм Татарстан башкаласында махсус хәрби операция волонтерлары форумы уздырырга тәкъдим итте. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Zа Победу! Казань» хәрәкәте 2022 елда оешты. Аның инициаторы – Евгения Коцарь, аның ире махсус операциягә киткәч, кирәк-яраклар сатып алуга ихтыяҗ туа. Соңыннан адресатларга хезмәттәшләре дә өстәлә, ә кирәк-яраклар исемлеге азык-төлек, махсус техника, кием-салым, коралга кадәр арта.

Шәһәр башкарма комитеты һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы бу хәрәкәткә Солидарность урамында 182 квадрат метр мәйданлы бина бирә һәм кирәк булган барлык җиһаз белән тәэмин итә. Беренче катта склад, ә икенче һәм өченче катта тегү һәм җитештерү цехлары урнаша.

Шәһәр буенча биш филиалда волонтерлар маскировка челтәрләре үрә. Ике ел эчендә алар төрле төстәге 480нән артык челтәр үргән. Шулай ук «Свечи-Печи» хәрәкәте белән бергәләп шәмнәр җитештерәләр һәм форма тегәләр.

Волонтерлар азык-төлек җыелмаларын өйләрендә җыя, хәрбиләргә уңайлы булсын өчен коры ашлар һәм чәйләр төргәкли. Битараф булмаган эшмәкәрләр дә булыша. Шушы вакыт эчендә 5 меңнән артык төрле әйбер, шул исәптән, флис костюмнар һәм окоп шәмнәре җибәргәннәр.

«Шәһәрдә мондый фондлар һәм берләшмәләр аз түгел. Аларны – битараф булмаган халыкны, җитештерүчеләрне, волонтерларны җыяр вакыт җитте. Күпләрнең сөйләр һәм бүлешер нәрсәсе бар. Әйдәгез, бергәләп җыелыйк, тыңлыйк, сөйләшик, җиңүне якынайту һәм безнең егетләрнең хәлен ничек яхшырту өчен нәрсә эшли алабыз. Алар катлаулы шартларда, аларга гомерләрен саклап калып, өйләренә әйләнеп кайтырга кирәк», – диде Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100