news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: Казан Россия – АСЕАН саммитына тулысынча әзер

Казан Россия – АСЕАН саммитын уздырырга әзер. Халыкара форумда катнашучыларны кабул итү өчен шәһәрдә рәсми делегацияләр хәрәкәт итәчәк маршрутлар буенча җиде юл ремонтланган һәм чәчәкләр утыртылган. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

«Алда - бик җаваплы атна. Иртәгә Казанга саммитта катнашучылар килә башлаячак. Шәһәр чарага тулысынча әзер. Кыска вакыт эчендә бик зур күләмдә эш башкарылды», - диде мэр.

Аның сүзләренчә, башкарылган эш Казанда узган Күмәк иминлек турында килешү оешмасының Тышкы эшләр министрлар советы утырышында катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде инде.

Метшин искәрткәнчә, мондый дәрәҗәдәге чараларны уздыру Татарстан башкаласына карата зур ышанычны раслый һәм шәһәрнең киләчәк үсешенә ярдәм итә.

Саммитта катнашучылар арасында АСЕАН дәүләтләре вәкилләре, шул исәптән Лаос делегациясе дә бар.

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа - Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.

Бишенче Россия - АСЕАН саммиты 17-19 июньдә узачак. Анда РФ Президенты Владимир Путин да катнашырга ниятли. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ул агымдагы елның иң мөһим халыкара вакыйгаларының берсе булачак. Россия – АСЕАН эшлекле форумының программасы басылып чыккан инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot