news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин Казан педагогика көллиятенең яңартылган тулай торагын бәяләде

Илсур Метшин Казан педагогика көллиятенең яңартылган тулай торагын бәяләде
Фото: kzn.ru

Казан мэры Илсур Метшин Казан педагогика көллиятенең яңартылган тулай торагын карады. 1974 елда төзелгән бинада төзекләндерү эшләре башкарылды: тулай торакта инженерлык челтәрләре һәм түбә алыштырылды, бүлмәләр тулысынча яңартылды. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат үзәге хәбәр итте.

«Бездә мәгариф өлкәсенә системалы игътибар бирелә. Укудан тыш, булачак белгечләрнең нинди шартларда яшәве һәм эшләве дә бик мөһим. Без студент-педагоглар өчен уңайлы шартлар булдырырга тырыштык һәм моңа ирешүебезгә шатбыз. Укытучыларга укыган вакытта ук ярдәм итү – яхшы эш», - диде Илсур Метшин.

Фото: kzn.ru

Быел Казан педагогика көллияте 150 еллыгын билгеләп үтә. Бүгенге көндә әлеге уку йорты шәһәрдә башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләр, физкультура укытучылары, IT-белгечләр һәм сәламәтлеге чикле балалар белән эшли торган укытучылар әзерләүче бердәнбер профильле учреждение булып санала.

Көллияттә барлыгы 1,4 мең студент белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot