Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин: Казан метросын Республика клиник хастаханәсенә кадәр төзергә мөмкиннәр
Казанда Республика клиник хастаханәсенә кадәр метро төзү бу юнәлештә транспорт йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирер иде. Шуңа күрә мондый вариант карала. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин билгеләп үтте.
«Алга таба үсешкә килгәндә, без Фучик урамындагы станциядән Республика клиник хастаханәсе станциясенә кадәр перспектив юнәлеш күрәбез. Бүген бу шактый артык йөкләнгән юнәлеш, һәм метро киләчәктә транспорт киеренкелеген киметү мөмкинлеге бирәчәк», - дип ышана агентлык әңгәмәдәше.
Метшин хәзерге вакытта бу юнәлештә проект алды эшләре оештырылуын искәртте. Белгечләр башлангыч мәгълүмат җыя, трассировка һәм башка эшләрне башкара.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренчә, метрополитенның икенче тармагының беренче участогын төзүне 2027 елда тәмамлау планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз