Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин: Казан – бәрәкәтле җирнең җаны һәм йөрәге
Казан бүген Шәһәр көнен билгеләп үтә. Аңа инде мең елдан артык, ул бай тарихка, үзенчәлекле мәдәнияткә ия һәм шәһәрдә миллионлаган вакыйгалар булып узган. Бүген Татарстан башкаласы кешеләре белән бергә үзгәрүен дәвам итә, яңа киңлекләр булдыра, проектларны гамәлгә ашыра һәм мөһим вакыйгалар үткәрә, дип искәрттеләр Казан мэриясенең телеграм-каналында.
Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын бәйрәм белән котлады, Казан – «бәрәкәтле җирнең җаны һәм йөрәге», дип белдерде. Ул шәһәрнең көннән-көн үсүен, кунакларны торган саен күбрәк җәлеп итүен әйтте.
«Сезнең туган җиргә булган мәхәббәтегез, кайгыртучанлык күрсәтүегез һәм хезмәтегез, барлык шәһәр программаларында актив катнашуыгыз Казанны иң төзек мегаполисларның берсенә әверелдерде, алга таба хәрәкәт итү өчен ныклы нигез булдырды», – дип искәртте Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз