Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Метшин «Илкүләм мэрлар рейтингы»нда иң яхшы 5 шәһәр башлыгы арасына керде

Казан мэры Илсур Метшин «Илкүләм мэрлар рейтингы»нда иң яхшы шәһәр башлыклары бишлегенә керде. Рейтинг РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге экспертлары тарафыннан төзелгән. Тикшеренүдә 2023 елның октябрь-ноябрь айлары өчен Россиянең 88 шәһәре мэрлары эшчәнлеген бәяләгәннәр.
Сәясәтче һәм КФУның конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков билгеләп үткәнчә, экспертлар шәһәрне кышка әзерләүне бәяләгән. Хәзерге вакытта Казанда кар эретү камералары һәм мәйданчыклары эшли. ТР башкаласы мэриясе шулай ук монитор – кар көри торган техниканың кайда икәнлеген күрергә һәм аны аеруча нык таләп ителгән урыннарга оператив рәвештә күчерергә мөмкинлек бирә торган система эшләтеп җибәргән. Моннан тыш, хастаханәләр, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, шулай ук күп фатирлы йортларга оператив рәвештә җылы бирелде.
Экспертлар шәһәр урамнарын кардан арындыруны да бәяләде: юллар һәм магистральләр вакытында чистартыла, машиналар хәрәкәте өчен каршылыклар юк. Бозлавык барлыкка килмәсен өчен урамнарны кешеләр сәламәтлеге өчен зыянлы булмаган реагентлар белән эшкәртәләр.
Шул ук вакытта, Казан шәһәре хакимиятен ишегалларын кардан вакытында арындырмаган өчен тәнкыйтьлиләр. Элегрәк Метшин моны таныды һәм өстәмә акча бүленмәвен әйтте. Шәһәрдә шулай ук буран вакытында эшләү өчен ишегалды җыештыручылар һәм машина йөртүчеләр дә җитми. Хакимияттә әйтүләренчә, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, алар ишегалды җыештыручыларга 15 мең сумнан да артык хезмәт хакы тәкъдим итә алмый, шуңа күрә бу һөнәр ияләренә кытлык күзәтелә.
Рейтингта Мәскәү мэры Сергей Собянин – беренче, Төмән башлыгы Руслан Кухарук – икенче, Сочи мэры Алексей Копайгородский – өченче, Грозный башлыгы Хас-Магомед Кадыров дүртенче баскычта урнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз