news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Метшин: Горький шоссесы дублерының дәвамы – ул безнең өчен гаять әһәмиятле проект

Казанның Киров районында тимер юлы аша үтә торган яңа автомобиль юлының чираттагы участогын төзергә ниятлиләр. Ул Горький шоссесы дублерын Идел буе урамы белән тоташтырачак. Яңа участокның озынлыгы якынча 1,5 чакрым тирәсе, юл 2 дән 4 полосага кадәр киңлектә булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

«Горький шоссесы дублерының тимер юлы аша дәвам итүе – ул безнең өчен гаять әһәмиятле проект. Шунысын да аңларга кирәк, мондый юллар бер ел эчендә генә төзелми, әмма безнең юл-транспорт схемасы өчен бу объект аерым әһәмияткә ия», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Әлеге юл шәһәрнең транспорт челтәрен үстерүдә мөһим этап булып тора һәм киләчәктә аның аша туры федераль М-7 трассасына чыгарга мөмкин булачак. Яңа юл Юдино, Займище, Күзәмәт, Аракчино, Кызыл тау һәм башка бистәләр ягыннан үзәккә таба хәрәкәт итә торган транспорт агымын җайга салырга ярдәм итәчәк.

Хәзерге вакытта объект төзелешенә комачаулый торган җир кишәрлекләрен сатып алу һәм әлеге кишәрлекләрдә урнашкан корылмаларны сүтү эшләре башкарыла, дип хәбәр итте чыгыш ясаучы.

news_right_1
news_right_2
news_bot